Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 март алдыннан мошенниклар ничек алдарга мөмкин?

news_top_970_100
8 март алдыннан мошенниклар ничек алдарга мөмкин?
Фото: Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

8 март алдыннан җинаятьчеләр ясалма фәһем һәм дипфейклар кулланып схемалар файдаланачак. Бу хакта экспертлар кисәтә, дип яза «Лента.Ру» сайты.

«Газинформсервис» компаниясе эксперты Марина Пробетс белдергәнчә, 2025 елда җинаятьчеләр камилрәк һәм үткенрәк һөҗүмнәр ясаячак. Аерым алганда, алар персональләштерелгән хәбәрләр җибәрү һәм сайтларның ялган версияләрен мөмкин кадәр чынга охшатып ясау өчен, ясалма фәһем кулланачак.

Шулай ук җинаятьчеләр корбанының якын кешесеннән видеокотлау ясау яки акча сорау өчен дипфейклар кулланачак. Моннан тыш, интернет кулланучыларга чәчәкләр һәм бүләкләргә заказ биргәндә яки ташламалар ясаганда Telegram-ботларга аеруча игътибарлы булырга киңәш итәләр. Алар ярдәмендә шәхси мәгълүматларны урларга яки фишинг сайтына җибәрергә мөмкиннәр.

Шулай ук мошенниклар «бүләк сертификатлары» да җибәрергә мөмкин, ә алардагы сылтама куркыныч сайтларга кертә. Шулай итеп, җинаятьчеләр Россия халкының мәгълүматларын алырга һәм аларның социаль челтәрдәге аккаунтларын «ватарга» мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100