Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 майда 9 яшь туласы булган: Минзәләдә 3 малайның үлеменә китергән фаҗига нечкәлекләре

news_top_970_100
8 майда 9 яшь туласы булган: Минзәләдә 3 малайның үлеменә китергән фаҗига нечкәлекләре

Кичә, 28 апрельдә, 20.00 сәгать тирәсендә Югары Тәкермән һәм Түбән (Тауасты) Тәкермән авыллары арасында автоһәлакәт булды. Ике юл арасындагы дамбадан барган 4 малайны «Тойота Камри»да барган хатын-кыз бәрдереп үтерә. Соңрак малайларның барлыгы 5 булганлыгы, икесенә зыян килмәве турында хәбәр чыкты. Үлгән малайларга 8, 13, 17 яшь булган.

«KazanFirst» язуынча, малайларның берсенең 8 майда туган көне буласы булган, аңа 9 яшь тулыр иде.

13 яшьлек малай ярты ай элек 13 яшен билгеләп үткән булган. Малайлар Чаллыда яшәгән. Алар ялларга әбиләренә кунакка кайткан булган.

Фаҗига булган урынга Минзәлә районы прокуроры вазифаларын башкаручы Тимур Габдуллин барган. Ул хәбәр иткәнчә, автомобиль белән идарә иткән хатын-кызга 36 яшь (1987 елгы).

«Мензелинск онлайн» төркемендә бу фаҗига турында язалар. Күпчелек, автомобиль йөртүче каты чапкан, дигән фикердә.

«Өч баланы! Берьюлы!»;

«Авыл юлы шәһәр түгел, анда җәяүлеләр юлы юк, юл тар. Юл читеннән йөриләр, ә яңгырдан соң анда пычрак булгандыр. Ни йөртүче, ни балалар, ни аларның ата-аналары урынында булырга язмасын»;

«Прокурор, 20.00 сәгатьтә булган, ди. Бу вакытта әле кап-караңгы түгел. Юлдагы кешеләрне күрергә мөмкин әле. Кайберәүләр, балалар бу вакытта юлда нишләгән, дип яза. Бу бит – ике авыл арасындагы бердәнбер юл, өйләренә кайтканнардыр»;

«Юлда йөргәндә яктылыкны чагылдыра торган әйберләр булырга тиеш киемдә, машинаны да уздырып җибәрергә кирәк. Мөгаен бу хатын-кыз бик тиз баргандыр, хәзер бит бар да корт чапкандай чаба»;

«Балалар юлда нишләп йөргән – иң мөһим сорау түгел. Машина йөртүченең күзе чыкмаган бит, игътибарлы булырга кирәк».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 апрель 2024
    Исемсез
    Аллах сакласын, бала хэсрэтлэре бирмэсен беребезгэдэ🤲🤲🤲, кургэннэргэ Аллах куркэм сабырлык бирсен🤲🤲🤲🤲🤲, бик авыр хэсрэт 😭😭😭😭😭
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100