8 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән көчле яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан көчле, урыны белән 15-26 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +13..+18˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай үлчәү йолдызлыгында.
Күпьеллык суган, кузаклы һәм азык культуралары утырту өчен уңай вакыт. Туфракны йомшартырга, компост салырга кирәк. Берьеллык чәчәк рассадаларын ачык грунтка күчереп утыртырга була. Бүлмә гөлләрен һәм дару үләннәрен күчереп утырту өчен дә уңай көн.