8 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 12 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көнбатыш районнарда +21, көндез +30..+35˚ градус.
Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.
Кыяр, ташкабак, помидорларның карт яфракларын, борычның зәгыйфь, уңыш бирми торган ботакларын кисәргә кирәк. Яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә ашламалар сибәргә була. Кәбестәгә күбәләк кортына каршы, кыярларга пәрәвез талпанына каршы, агач-куакларга тләгә каршы дарулар сиптерергә була.