![8 февральгә һава торышы](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/2/7/4ea71610d40ff12382fe5aa1bc22e9625ef5aa794d31db76d5df75934b9a.jpg)
8 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Төнлә көчле кар явачак. Кайбер районнарда буран булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртүчән, уртача тизлектә. Төнлә көчле җил исәчәк. Төнлә һәм көндез һава температурасы -7..-12˚, көнбатыш районнарда -16˚ градус. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/0cd3ef5b99dd35b4acf5e2ac6981b69d43848123d2aa492f8cd4c516eca7.jpg)