8 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр явачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез +12..+17˚ градус.
Кимүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.
Туфракны сукаларга, түтәлләр ясарга була. Кырау төшә башлаганчы карлыган, кура җиләге, крыжовниктагы корткыч бөҗәкләрне бетерү өчен, куакларның төбендәге туфракны казырга кирәк. Суганчалы чәчәкләр утыртып куярга була.