Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 айлык баланы кыйнаган тәрбияче: "Мин гомерем буе балалар белән эшләдем"

Башкортстанның тикшерү комитеты 8 яшьлек баланы кыйнау очрагын тикшерә. Тәрбиячедән сорау алганнар. Хәзер экспертиза уздырылачак.

news_top_970_100
8 айлык баланы кыйнаган тәрбияче: "Мин гомерем буе балалар белән эшләдем"
Бу хакта "Башинформ"агентлыгыннан Әлфия Әһлиуллина яза.
  
"Башкортстан" дәүләт телерадиокомпаниясе корреспонденты тәрбияче белән сөйләшкән. Ханым үз гаебен таный. "Мин гафу итеп булмаслык тупаслык кылдым. Мин бөтен гомерем буе балалар белән булдым", - ди ул.

Журналист: "Ул көнне сезгә ни булды?" - дип сорагач, тәрбияче: "Минем сәбәпләрем минеке булып калсын", - ди.

Стәрлетамактагы гаилә 8 айлык баланы карарга 43 яшьлек хатынны яллый. Күпмедер вакыттан соң, баланың тәнендә көйгән эзләр күреп, ул фатирда яшерен камера урнаштыра.

Иринаның бала карауда 16 яшьлек стажы булуы билгеле. Шуңа да карамастан, ул баланың тик кенә ятып торуын тели. Бала уянса, аңа суга, ятагына атып бәрә, мендәргә бите белән төртә. 


БСТ каналы баланың әнисе - Ирина Назмиева белән сөйләшкән. Әни кеше баланы табиблар тикшерүен әйткән. "Бала бөтенләй йокламый", - дип, елап сөйли ул. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100