8 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, көндез һәм кич урыны белән көчле һәм койма яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшен, урыны белән боз явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +15..+20˚, көндез +22..+27˚ градус.
Үсүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Сугару һәм үсемлек тамырларына ашлама сибү өчен уңышсыз көннәр. Туфракны йомшартырга, түтәлләр әзерләргә була.