8 апрельдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән җепшек кар, яңгыр явачак, кайбер районнарда томан. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -3..+2˚, көндез +9..+14˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
Үсеш алучы ай, ай кысла йолдызлыгында.
Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Үсемлекләрне сугару, минераль ашламалар сибү өчен уңай вакыт. Помидор, борыч рассадаларын аерып утыртырга була.