news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

8 айлык кызны эт талаган, бала комада

news_top

Британиянең Хокинг округында 8 айлык кызга ньюфаундленд токымлы эт һөҗүм иткән, хәзер бала комада. Бу турыда «Аргументы и факты» газетасы яза.

«Сабыйны санитария авиациясе ярдәмендә Лондон үзәгендәге Кингс-Колледж хастаханәсенә алып килгәннәр һәм интенсив терапия бүлегендә ясалма комага керткәннәр», – диелә материалда.

Этнең 19 яшьлек хуҗасы суд каршында җавап тоткан, аны, контрольдән чыккан хайванны тыя алмауда гаепле, дип таныганнар.

Егет әйтүенчә, эт бала белән еш уйнаган, әмма элек үзен болай агрессив тотканы булмаган. Кызга һөҗүм иткәннән соң, эт хуҗасын да тешләгән.

Басма мәгълүматларына караганда, бала терелә башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар