Индонезиядә йөкле хатынны кухняда ашарга пешергәндә крокодил үтергән. Бу хакта Британиянең «Daily Mail» газетасына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
28 яшьлек Мунира Мамбулу елгасы янында субайлар өстендә торган өендә була. Көчле яңгырлардан соң елга ташыган, хатын-кызның да өен су баскан. Шул сәбәпле өйгә крокодил кергән.
«Ерткыч кухнядагы хатын-кызны суга алып киткән. Аны коткарып булмый иде инде. Ул йөклелекнең 8 аенда булган, һәм аның крокодилга каршы торырлык көче булмаган», – дигән хокук сакчылары.
Мунира кычкыргач, апасы йөгереп килә, тик соң була инде, бу вакытта крокодил хатынны суга алып кереп киткән. Йөкле хатынның мәетен ярты сәгатьтән соң елгада табалар.
Моңа кадәр Индонезиядә 13 яшьлек малай да крокодил корбаны була. Мөхәммәд Сяхпутра Альманда дуслары белән бергә Джамби авылы янында кырда футбол уйнаган. Малай тупны алырга дип якындагы елга буена китә, һәм анда аны крокодил эләктереп ала, диелә хәбәрдә.