news_header_bot
Язманы тыңлагыз

8-9 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
8-9 майга һава торышы һәм ай календаре

8 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көнчыгыш районнарда 0..-2˚; көндез +16..+21˚ градус.

9 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көндез +16..+21˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай арыслан йолдызлыгында.

Корыга чыдам чәчәк орлыклары сибү өчен уңышлы вакыт. Дару үләннәре җыярга була. Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар