79 елдан соң «очраштылар» — «Арча хәбәрләре»
79 елдан соң Күпербашта яшәүче Бәширә апа Шәймуллина бертуган абыйсы белән «очрашты».
Очрашты сүзен ни өчен куштырнаклар эченә алдыммы? Чөнки абыйсы аның янына кәгазьдә генә кайтты. Әмма бу вакыйга Бәширә апа өчен 80 яшьлек юбилеена иң зур бүләк буларак барып иреште.
Сугышта хәбәрсез югалганнарны табарга булышабыз, дигән хәбәр «Арча хәбәрләре» район газетасында басылып чыккач, Бәширә апа зур дулкынлану кичерә һәм түзә алмый, кызы Миләүшә белән редакциягә килә.
Бераздан без аның белән өендә дә очраштык. Абыйсының сугыштан җибәргән фоторәсемен карап, озаклап сөйләшеп утырдык.
«Абый Арча педагогия училищесын тәмамлап, Сикертән мәктәбенә укытырга китте. Аннан армия хезмәтенә алынды. Фоторәсемне ул Яңа Петергоф шәһәреннән җибәргән. Артында язуы да бар. 1941 елның феврале. Абыйның армиядә хезмәт иткән вакыты. „Германия сугыш башларга уйлый бугай. Тик бу хакта бер кешегә дә әйтмәгез. Безне фельдшерлыкка укыталар. Кыр госпиталенә чыгабыз“, — дип язган ул. Әни хатны ертып ташлаган. Шуннан башка бернинди хәбәр килмәде. Минем өчен әлегә кадәр Мөбарәкҗан абыем турында иң зур истәлек шул фоторәсем булды, — дип сөйли Бәширә апа. — 1951 елда, сентябрь аенда, мин 10 яшьлек бала гына, әнием авырый башлады. Бервакыт янына чакырып алды да: „Кызым, мин үләм, каберемә абый кайтты, дип килеп әйтерсең“, — диде. Икенче көнне әнине күмдек. Ул вакытта әнинең сүзләрен аңлап бетермәдем. Бераз үсә төшкәч мәгънәсенә төшендем. Шул көннән башлап абыемны эзләтә башладым».
Бәширә апа бик күп төрле газета-журналлар алдыра, әле дә шулай, аларга абыйсын эзләтеп мәкаләләр яза. Инде өмет өзелде, дигәндә генә, газета битендә сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләтүләре, шундый кешеләре булса, хәбәр итүләре турындагы хәбәргә юлыга. Һәм озак та көттерми җавап та килә.
«Абыегыз Мөбарәкҗан Ахуновның күмелгән урыны билгеле, кәгазен тапшыралар, дигәч, башта ышанмадым. Чыннан да таптыгызмы, дип өч тапкыр кабатлап сорадым. Ул көннәрдә гел әни, абый белән сөйләшеп йөрдем. Балалар дарулар биреп кенә тынычландырдылар. Шушы көнне дә күрү насыйп булган икән, дип, башта әни, аннан үзем өчен сөендем. Бу кәгазь минем өчен абыемның беренче һәм соңгы бүләге булып калды, — дип сөйләде Бәширә апа. — Ә әти, әни вафат булгач, өйләнмичә бер ялгызы дүрт кызны аякка бастырды, кияүгә бирде».
Бәширә апа Шәймуллина үзе 15 яшеннән комсомол юлламасы белән фермага эшкә килгән. Башта бозаулар караган, аннан сыер сауган. Һәм шулай гомер буе. «Комсомол юлламасы белән килсәм, картлык юлламасы белән шуннан пенсиягә киттем», — ди ул. Авылда ихтирамлы кеше. Ире Фарух абый белән (ул мәрхүм инде) 49 ел иңне-иңгә куеп гомер иткәннәр, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, югары белем биргәннәр. Хәзер өчесенең дә үз гаиләсе. Бәширә апа оныклары өчен сөенеп яши.
Бәширә апа 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Коръән ашына туганнары да килгән. Сикертәндәге апасының кызы Гөлнур Петербургта яшәүче дусты белән элемтәгә кергән. «Каберлек зур мәйданны биләп тора. Анда керү өчен рөхсәт язуы кирәк. Бөтен кешеләрне дә кертмиләр», — дигән дусты.
«Хәрби комиссар Алмаз Борһанов рөхсәт язуы бирергә вәгъдә итте. Исән-сау булсак, киләсе җәйгә абыем кабере янына барып килергә уйлыйбыз. Балалар, оныклар, туганнар белән. Күңел купты бит инде», — диде Бәширә апа.
Әнисенең васыятен үти ул. Бигрәк тә шуңа сөенә. Зиратка барып, апалары Нурдидә белән Сәвиягә, әбисенә һәм бигрәк тә әнисенә шатлыклы хәбәрен җиткерде.
«Әни җаным, мин абыемны таптым бит. Кәгазьдә генә булса да, кайтты, дип сөенеп йөрим. Абый хезмәт иткән җиреннән ерак түгел генә Ленинград өлкәсенең Киров районында һәлак булган. Сөякләре җир өстендә ятмый, әни, ишетәсеңме, каберлеккә күмелгән. Исән-сау булсак, балалар шул урынга алып барабыз, диләр. Сез кабердән азрак кына туфрак алып барырга рөхсәт итәрсез бит? Абыем кабереннән дә туфрак алып кайтып, сезнең кабергә салырмын», — диде ул елый-елый һәм абыйсын табуда булышкан «Арча хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллинга, хәрби комиссар Алмаз Борһановка, Татарстанның мемориал музей директоры Михаил Черепановка олы рәхмәтен белдерде.