news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

78 яшьлек Евгений Петросян өченче тапкыр әти булган

news_top
78 яшьлек Евгений Петросян өченче тапкыр әти булган
Фото: Татьяна Бруханованың социаль челтәрдәге битеннән

Россиянең халык артисты, язучы, юмор остасы 78 яшьлек Евгений Петросян өченче тапкыр әти булган. Аның 35 яшьлек хатыны Татьяна Бруханова белән уртак кызлары туган. Бу хакта артистның хатыны социаль челтәрдәге сәхифәсенә гаилә фотосын куеп хәбәр иткән. Анда алар – дүртәү.

«Минем бәхетле 35 яшьлегем һәм Ваганга 4 яшь», – дип язган ул.

Татьяна Брухунова белән Петросян 2019 елда өйләнешкәннәр иде. Артист уртак уллары Ваганны үзенә 75 яшь тулган көнне күрсәтте.

Бу – Петросянның бишенче никахы. Аның беренче никахыннан туган кызына 55 яшь тулган.

Евгений Петросян бишенче никахыннан туган кечкенә улын күрсәтте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар