Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

78 яшьлек бабай ковидтан терелә, хастаханәдә шартлауда үлми, җир тетрәүдән соң исән кала

news_top_970_100
78 яшьлек бабай ковидтан терелә, хастаханәдә шартлауда үлми, җир тетрәүдән соң исән кала
"Татар-информ" архивы

Төркиядә 78 яшьлек Хәлил Каракаш башта ковид белән бик нык авырый, аннары хастаханәдә шартлау булгач исән кала. Шуннан соң илдә җир тетрәү була, һәм бабай исән кала. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Газиантеп провинциясенең Ислахие шәһәрендә яшәүче Хәлил бабай 2 ел элек коронавирус белән авырый. Хатыны да шушы чирне ияртә һәм вафат була. Бабайны шәхси хастаханәдә интенсив терапия бүлегенә салалар.

2020 елның декабрендә бабай ята торган бүлектә шартлау була. Биредә 11 кеше үлә. Хәлил бабай яралана, бәхеткә, ул исән кала. Аны башка хастаханәгә күчерәләр. 70 көн дәвалангач, бабайны өенә кайтарып җибәрәләр.

2023 елның 6 февралендә Хәлил бабай туганнары белән өйдә була. Шул чакта җир тетрәү башлана. Бабай икенче кат тәрәзәсеннән сикереп чыга һәм үлемнән котыла. Ул җиңелчә генә яралана. 

Хәзер Хәлил Каракаш контейнердан ясалган өйдә яши, диелә бу хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100