Ирландиядә 75 яшьлек миллиардер-фермер Джо Гроганның үлемен тикшерәләр. Ул үзен караучы 49 яшьлек хатын (сиделка) Лиза Флаэртига өйләнгән һәм туйдан соң икенче көнне үк вафат булган. Бу хакта «Daily Mirror» басмасына сылтама белән «Комсомольская правда» Телеграм-каналы яза.
Кияүгә чыкканнан соң, хатын-кыз 89 гектар мәйданлы һәм 5,5 млн евролык (500 млн сумнан артык) фермага ия була. Мәрхүм фермерның гаиләсе аның үлемен һәм гаилә коруын тикшерүне таләп иткән. Алар «җавапсыз калган бик күп сораулар» барлыгын әйтә, диелә хәбәрдә.