Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

73 яшьлек ата белән 25 яшьлек ананың дүрт баласы янып үлгән: «Хакимияткә 4 тапкыр бардым»

news_top_970_100

Мордовиянең Ковылкино шәһәрендә янгында һәлак булган балаларны соңгы юлга озаттылар. Фаҗига ике фатирлы йортта булган. Бу хакта «Столица С» сайты яза.

Янгында 11 айдан 5 яшькә кадәрге 4 бала һәлак булды. Ут чыккан вакытта, әти-әниләре өйдә булмый.

«Йортта чыбыкларны төзәтүләрен сорап, шәһәр хакимиятенә 4 тапкыр бардым. Хәзер көтеп торсыннар инде. Хәзер аларга минем балаларым киләчәк...» – дип сөйләгән кайгыдан бетерешкән әти кеше.

Балаларны әтиләренең туган авылы Парапино зиратында җирләгәннәр.

Мордовиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, Ковылкинодагы янгын 2 сәбәп аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип саныйлар.

«Янгын сүндерү-коткару хезмәте вакытында килеп җитсә дә, кызганыч, фаҗигане туктатып булмады. Хәзер фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау буенча чаралар уздырыла», – диде янгын урынын карагач, Мордовия Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Ситкин.

Янгын мәйданы 100 кв. метрны тәшкил иткән. Янгын ут каба торган чит-ят әйберне өйгә алып керү яки авария хәлендәге электр җиһазлары аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын 13:35 сәгатьтә башланган, ә 15:20 сәгатьтә сүндергәннәр.

Беренчел мәгълүматларга караганда, ут чыккан вакытта балалар өйдә үзләре генә булган. 25 яшьлек әниләре урамда була. Йөкле ханым балаларын коткарырга тырыша, әмма файдасыз була. Хәзер фаҗига урынында хокук саклау органнары эшли, янгынның сәбәпләре ачыклана. Балигъ булмаган балаларның яшәү һәм тәрбия шартларына, шулай ук профилактика системасы органнары эшчәнлегенә бәя биреләчәк. Балалар үлеме факты буенча, Мордовиянең Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Фото: © «Столица С» сайты

Җирле халык сүзләренчә, һәлак булган балаларның әти-әнисенең яшь аермасы зур булган – әниләренә 25, ә әтиләренә 73 яшь. Лесхозда машина йөртүче булып эшләгән ир-ат элек хөкем ителгән булган, дип сөйлиләр. Йортның икенче ягында 2 пенсионер хатын-кыз яшәгән, фаҗига вакытында алар почтада булган. Аларга вакытлыча кунакханәдә яшәп торырга тәкъдим иткәннәр, тик алар баш тарткан.

Фото: © «Столица С» сайты

Фото: © «Столица С» сайты

Фото: © «Столица С» сайты

Фото: © «Столица С» сайты

Фото: © «Столица С» сайты

Фото: © «Столица С» сайты

Фото: © «Столица С» сайты

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100