Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

72 яшьлек бабай 70 яшьлек әбине урлаган, бабай – сак астында, әбинең мәетен эзлиләр

news_top_970_100
72 яшьлек бабай 70 яшьлек әбине урлаган, бабай – сак астында, әбинең мәетен эзлиләр
Фото: https://mosobl.sledcom.ru

Мәскәү өлкәсендә яшәүче 72 яшьлек ир-атны бер әбине урлап үтергән өчен, сак астына алганнар. Гомеренең күп өлешен рәшәткә артында уздырган бу ир-ат дачасына барырга чыккан олы яшьтәге хатын-кызга һөҗүм иткән. Тикшерү версиясе буенча, әби, югалыр алдыннан, кызына шалтыратырга өлгергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мәскәү өлкәсендә 70 яшьлек хатын-кыз югалганнан соң, «Үтерү» турында җинаять эше ачыла. Аны 23 декабрьдә башына сугып, машинага сөйрәп утырталар. Хатын электричкага утырып, дачасына барырга чыккан булган. Бу турыда Мәскәү өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткән.

72 яшьлек Николай Н. авыр һәм бик авыр җинаятьләр өчен төрмәдә утыра. Хәзер ул берничә көн элек югалган Ольга Г.ны үтергән, дип шикләнәләр.

Николай үзе, Ольга югалган көнне, Кашира шәһәре янында өендә ялгыз булуын сөйли. Аның кызы шәһәрдә гаиләсе белән яши, хатыны хастаханәдә ята. Ләкин тикшерүчеләр аның Ольга югалуга катнашы булуын раслый торган дәлилләр тапкан. Аның машинасының багажнигында Ольганың кан эзләре, өе янында Ольганың канлы әйберләре табыла. Николай, машинамда башка кеше иде, дип аклана.

Күршеләре сүзләренчә, пенсионер яшерен генә яши, беркем белән аралашмый, колониядән кайткач урамга чыкмый диярлек.

Беренче тапкыр ул узган гасырның 70нче елларында төрмәгә утыра, соңгысы 2006 елда була. Ул танышы белән бер кызны көчли, буып үтерергә маташа. Суд аны 22 елга ирегеннән мәхрүм итә, аннары 17 елга калдыралар.

2022 елның июнендә Николай колониядән кайта, 1 ел чамасы иректә йөри, аннары Ольга югала. Аны кызы мөрәҗәгать иткәч үк эзли башлыйлар. Ольга кызына шалтырата һәм бер ир-ат аның башына сугуын, багажникка салып алып китүен әйтә, аннары элемтә өзелә.

«Новиков Николай Алексеевич тоткарланды. Аның җинаятькә катнашы булу молекуляр-генетик экспертиза белән дә расланды», – дигән хокук саклаучылар.

Оперативниклар Ольганың тимер юл станциясеннән башлап юлын видеокамералар аша ачыклый, ләкин дача юлында камералар булмый. Аннары якында очраган машиналарны өйрәнәләр һәм Новиков машинасын табалар.

Әлегә Ольганың мәете табылмаган, Новиковның мотивы да билгеле түгел, аны изоляторга утыртканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100