Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

72 миллион сум: урам уртасында кеше үтерүченең фатирында шул кадәр акча тапканнар

news_top_970_100
72 миллион сум: урам уртасында кеше үтерүченең фатирында шул кадәр акча тапканнар
Фото: SHOT Телеграм-каналы

Мәскәүдә машинасын тротуарда калдырган ир-атка кисәтү ясаган өчен 24 яшьлек егетне чәнчеп үтергәннәр. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, низаг Краснодар урамында йорт ишегалдында килеп чыккан. 24 яшьлек Кирилл мотоциклга утырып кәләше янына килә. Ә подъезд янындагы тротуарда 21 яшьлек Шахинның ак төстәге «Камри» машинасы торган була.

Кайтырга чыккач, Кирилл «Тойота» йөртүчесенә, машинаны подъезд каршындагы тротуарда калдырырга ярамый, дип кисәтү ясый. Тик Шахин моңа җавап итеп кычкыра һәм мотоцикл аркасында китә алмавына ярсый башлый .

Тыныч кына сөйләшү барып чыкмый: Шахин мотоциклчыга пычак кадый. Шуннан соң Шахинның дуслары исә, хафаланып, «ашыгыч ярдәм» номерын исләренә төшерергә тырыша һәм ярдәмгә чакыра башлый. Соңрак Кирилл хастаханәдә үлә.

Шахин Аббасов Россиядә теркәлмичә яшәгән, аны федераль эзләүгә бирделәр. Соңрак аны Ростов өлкәсендә тоткарладылар. Эшне Мәскәү Тикшерү комитеты алып бара, тикшерүне башкала прокуратурасы контрольдә тота.

Кириллны үтергәннән соң ук, ул абыйсы белән БМВ машинасына утырып качып киткән. Соңрак алар машиналарын Верхние Поля урамында ташлап калдырып, «семерка»га күчеп утырып качалар. Шахин Кириллга кадаган пычакны БМВда табалар.

Үтерүче егетнең әтисе һәм гаилә дусты тоткарланган. Аббасовка һәм җинаять вакытында аның белән бергә булган абыйсына 20 елга кадәр колония яный.

Шахин Аббасовның өендә тентү вакытында кәгазь акчалар белән барлыгы 72 миллион сум (44 млн сум һәм 300 мең доллар) тапканнар. Аның гаиләсе «Wildberries» маркетплейсында аяк киеме саткан. Шахинның олы абыйсы маркетплейста «Odlaos» кроссовкалары, хатын-кыз аяк киемнәре сата.

Күптән түгел Аббасовлар гаиләсе Краснодар урамында ипотекага фатир алган. 72 миллионны нәкъ шул фатирда тентү вакытында табалар.

Шахинның әтисен кулга алу:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100