news_header_bot
Язманы тыңлагыз

71 яшьлек әбине 19 мең сум пенсия акчасы үтүк белән җәзалап үтергәннәр

Бу хәл Омскида була.

news_top
71 яшьлек әбине 19 мең сум пенсия акчасы үтүк белән җәзалап үтергәннәр
Омск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 71 яшьлек әбине җәзалап үтергәннәр.45 яшьлек хатын, аның 28 яшьлек улы күршеләрен таларга уйлый. Җинаять юлына барганда, ир үзенең 28 яшьлек сөяркәсен дә ияртә. Алар ишек шакыгач, әби ача, күршеләр шунда ук әбине кыйный башлыйлар. Әмма ул акчаны кая яшергәнен әйтми. Алар башта ук әбине үтерү турында планлаштырган була. Шул сәбәпле, вәхшиләрчә кыланалар.Ир-ат, үтүкне кыздырып, пенсионерканы җәзалый башлый. Әби акчаны кая яшергәнен әйтергә мәҗбүр була. 19 мең сум акчаны алгач, алар чыгып китәләр. Әмма бераздан, әбинең дөрестән дә үлгәнен белер өчен, ир-ат кире фатирга кайта. Әбинең әле тере икәнен күргәч, буып үтерә.Җинаятьчеләр тоткарланган. Әбинең 25 процент тәне пешкән була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар