news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

71 яшьлек Бари Алибасов танылган актрисага өйләнде

Моңа кадәр алар ике дистә ел чамасы бергә яшәгән инде.

news_top
71 яшьлек Бари Алибасов танылган актрисага өйләнде

71 яшьлек музыкант, композитор һәм продюсер Бари Алибасов 80 яшьлек танылган актриса Лидия Федосеева-Шукшина белән өйләнеште. Бу турыда «Газета.ру» хәбәр итте.

Моңа кадәр алар ике дистә ел чамасы бергә яшәгән инде. Никахлашу тантанасы Мәскәүдә узган.

Бу — Бари Алибасовның алтынчы никахы, Лидия Федосеева-Шукшинаның исә бишенче тапкыр кияүгә чыгуы.

Федосеева-Шукшина һәм Алибасов 1995 елда очраша башлаган. Берничә елдан соң алар аерылышкан, ләкин дус булып калганнар. Хәзер алар никахларын рәсми рәвештә теркәгән.

  • Бари Алибасов Интертат.ру сайтына интервьюда "Мин порнода төшәр идем", дип әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар