Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

71 яшьлек акушер-гинеколог бала үлемендә гаепләнә

Уфадагы 71 яшьлек акушер-гинеколог 28 яшьлек хатынга тиешле киңәшләр бирмәгән дип фаразлана.

news_top_970_100
71 яшьлек акушер-гинеколог бала үлемендә гаепләнә
Стерлеград язуынча, 2013 елның августыннан 2014 елның мартына кадәр 28 яшьлек авырлы хатын шәһәр хастаханәләренең берсендә исәптә торган. Акушер-гинеколог, бу хатынның баласы үсешендә тайпылышлар булса да, аны стационарга дәваланырга җибәрмәгән. Шулай ук бала табу срогы һәм аны ничек табарга икәнлеген дә стационар шартларда ачыкларга киңәш итмәгән. Табиб хатынга кесарев кисүе белән бала табарга кирәклеген дә әйтмәгән.

Хатын баланы үзе таба. Кендеге муенына уралу сәбәпле, бала үле туа.

71 яшьлек акушер-гинеколог, профессиясенә салкын карау сәбәпле кеше сәламәтлегенә зур зыян китерүдә гаепләнә. Табибның гаебен дәлилләрлек мәгълүмат җыелган, якын арада аның эшен суд караячак. Җинаять кодексының 118 маддәсе, 2 пункты буенча ул дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100