news_header_bot
Язманы тыңлагыз

71 ел бергә яшәгән ир белән хатын бер үк көнне үлгәннәр

71 ел бергә яшәгән ир белән хатын бер үк көнне үлгәннәр

news_top
71 ел бергә яшәгән ир белән хатын бер үк көнне үлгәннәр
Американың Джорджия штатында яшәүче ирле-хатынлы пар бергә 71 ел яшәгәннәр һәм бер көнне үлгәннәр. Бу хакта Лента.ру яза.

Герберт Делейгл Мэрилин Фрэнсис Делейгл белән 1947 елда кафеда таныша. Кыз шул кафеда эшли. 

"Мин аны еш күрә идем, аннан күземне ала алмый идем, - дип сөйләгән ир 2018 елда биргән интервьюсында. - Бераздан мин кыюлыгымны җыеп аны свиданиегә чакырдым". Бер елдан алар өйләнешкән.

Ирле-хатынлы Делейглның алты баласы, 16 оныгы, 26 оныкчыгы һәм өч кече оныкчыгы бар икән. Алар быел 12 июль көнне Уэйнсборо хастаханәсендә бер үк көнне җан биргәннәр. 94 яшьлек Герберт 02.20 сәгатьтә, ә 88 яшьлек Мэрилин 12 сәгатьтән соң үлгән.

Парны 15 июль көнне җирләгәннәр.

Быел гыйнвар аенда Австралиядә 70 ел бергә яшәгән пар да бер үк көнне вафат булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар