Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«70 яшьтән узган әтиебез өйләнергә җыена. Ул безне йортсыз, дачасыз калдырачак»

70 яшьтән узгач ни өчен инде язылышып торырга, бу формальлекләр нәрсәгә кирәк? Мондый яшьтә паспортта штампсыз яшәргә ярамыймы? Берәр нәрсә булса, бу хатын, законлы хатыны буларак, фатирга да, дачага да дәгъва итәргә тулы хокуклы булачак бит.

news_top_970_100

«Нишләргә дә белмим, менә безнең бабай, дөресрәге – минем әти, шундый адымга барыр, дип уйламаган идем. Өч ел элек, без әнине югалтканда, аңа 70 яшь иде. Мин дә, барлык туганнар да аның әнигә гомере буе тугрылык саклаячагына ышандык. Башкача булуы мөмкин дә түгел иде: алар гомер буе бергә булды, әни үлгәннән соң, ул бик нык бетереште.

Без аңа һәр яктан ярдәм күрсәттек, һәм менә ул акрынлап кына үз хәленә кайтты. Узган ел хәтта паркта пенсионерлар өчен дискотекаларга йөри башлады. Без, ниһаять, әтиебез кайгырудан туктады, дип шатландык, чөнки хәсрәттән урын өстенә калыр яки акылдан шашар дип кайгыра башлаган идек инде.

Ә быел яз көне әти барыбызны да шаккатырды: өйләнергә җыенуын әйтте. 73 яшендә! Без апам белән, бу хакта ишеткәч, аның белән сөйләшергә булдык. Аның янына килдек, һәм апа сүз башлады.

Ул икеләнеп кенә: «Әти, мин аңламыйм... Ни өчен син өйләнергә булдың? Син бит һәрвакыт без, безнең гаилә –синең өчен иң мөһиме дип әйтә идең. Әни үлгәннән соң без – синең тормышыңдагы иң якын, иң төп кешеләр».

Мин инде тыела алмыйча, туры бәреп сорадым: «Кем ул хатын? Синең башыңны яшь хатын әйләндердеме? Әни белән гомер буе бергә эшләгән бар нәрсәне – фатир, дача, машинаны үз кулына алачак. Әгәр синең бер нәрсәң дә булмаса, ул сиңа карар иде, дип уйлыйсыңмы? Ыштансыз калдырса, нишләрсең?» – дидем, эмоцияләремне тыя алмыйча.

«Болай борчылмагыз, мин әле беренче очраган яшь хатыннан башымны югалтыр дәрәҗәдә акылымнан шашмадым», – диде әти, бераз уңайсызланып, һәм сөйли башлады.

Әтинең яңа сөйгәне – аның күптәнге танышы булып чыкты. Ул аның беренче мәхәббәте булган. Аннары әти башка шәһәрдәге институтка укырга кергән, һәм шунда әниебезне очраткан, шулай итеп беренче мәхәббәте онытылган. Ә көзе, уйламаганда, ул аны паркта очрата, һәм алар аралаша башлый. «Ул – тол хатын, аның балалары, оныклары бар. Мин һәрвакыт сезнең әниегезгә тугры булдым, әмма хәзер ялгыз каласым килми. Ә ул мине бәхетле итә», – диде әти.

Әти чыннан да бик нык үзгәрде, хәтта күз карашы яшәреп китте кебек. Фатирда да үзгәрешләр: хатын-кыз кулы күренә. Әти булачак хатынының, фатирын үз балаларына калдырып, тиздән бөтенләйгә аның янына күченергә теләвен әйтте.

Ярар, әти үзен бәхетле хис итә икән, күченсен, дип уйладык без апам белән. Ләкин нигә өйләнешергә, аларның икесенә дә 70 яшьтән артык бит инде, бу формальлекләр нәрсәгә кирәк? Мондый яшьтә паспортта штампсыз яшәргә ярамыймы? Берәр нәрсә булса, бу хатын, законлы хатыны буларак, фатирга да, дачага да дәгъва итәргә тулы хокуклы булачак бит. Ләкин әти безне тыңларга да теләми, аңа нәрсәнедер аңлатуның файдасы юк. Барысы да, үзе әйтмешли, законлы булуын тели.

Кичә без апам белән гаиләләр белән дачага барырга булдык. Ирләр, балалар белән килдек, кыштан соң җыештырырга, аннары шашлык кыздырырга уйладык. Ләкин үз күзләребезгә ышана алмадык... Әтинең булачак хатынының оныклары һәм балалары бөтен дачаны басып алган: һәр җирдә аларның әйберләре ята, бөтен уңайлы почмакларны биләп алганнар. Ә без дистә еллар буе әти-әни төзегән дачабызда чит кеше булып чыктык. Бу урын безнең өчен гаилә рәхәте һәм шатлыгы символы иде, җәй көне без барыбыз да монда шашлыклар кыздыра, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра идек, балаларыбыз саф һавада уйный, ә көзен, барыбыз бергә җыелып, үстергән уңышны җыя идек. Ә хәзер, аңлавыбызча, боларның берсе дә булмаячак. Монда бу хатын үзенең балалары һәм оныклары белән яшәячәк һәм яңа тәртип урнаштырачак.

Шундый авыр! Чөнки дача – ул йорт һәм участок кына түгел, ул безнең әни турында истәлек, өйнең һәр почмагы аны хәтерләтә. Һәм балаларга «хәзер без дачага йөрмәячәкбез, чөнки анда аларның бабасының яңа гаиләсе яшәячәк» дип ничек аңлатырга?

Кыскасы, бездә менә шундый хәлләр. Моңа бик борчылам, тик мине эгоизмда гаепләргә кирәкми...»

«Sakhapress» сайтыннан тәрҗемә

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 май 2025
    Исемсез
    Кызык булган бу. Кемгә кызганыч та инде. 73 яшьлек бабайны беренче мәхәббәтенә биреп җибәрү җаен карагыз, дип киңәш бирәсе килә.
  • 1 май 2025
    Исемсез
    МОНДЫЙ СИТУАЦИЯДЭ БОРЧЫЛМЫЙЧА МОМКИН ТУГЕЛ.БИК ЧАЯ,УТКЕН ХАТЫНГА ОШАГАН.ОЛЫ ЯШЬТЭ НИГЭ ЯЗЫЛЫШЫРГА КИРЭК.ДИМЭК,БУЛАЧАК ХАТЫННЫН ХЭЙЛЭКЭР ПЛАННАРЫ БАР.АНЫН ОЧЕН БЕРЕНЧЕ УРЫНДА БАЛАЛАР ТУГЕЛ,ЯНА ХАТЫН ИКЭН.ИН БЕРЕНЧЕ ТЕГЕ ДОНЬЯГА ЭНИЛЭР ТУГЕЛ,ЭТИЛЭР КИТЕП БАРЫРГА ТИЕШ,МИНЕМЧЭ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100