news_header_bot
Язманы тыңлагыз

70 яшьлек немец үзеннән дә картрак тракторына утырып, футбол карарга Россиягә килгән

Губерт Вирт Германиядә кечкенә генә авылда яши һәм 20 км/сәг тизлек белән безнең илгә килгән.

news_top
70 яшьлек немец үзеннән дә картрак тракторына утырып, футбол карарга Россиягә килгән
Ул футбол өчен шулхәтлек җан ата икән, хәтта матчка билеты да булмаган килеш, Германиядән кадәр Мәскәүгә килгән. Бу кеше турында "Спорт-экспресс" хәбәр итте.

1936 елда чыккан тимер атына утырып, 20 км/сәг тизлек белән 30 көн дигәндә, ул авылыннан Мәскәүгә килеп җиткән, дип язды матбугат чаралары. Бабай үзенә иптәшкә такса токымлы этен дә утырткан.

  • Мәсәлән, ташбака суда 25-35 км/сәг тизлек белән йөзә, коры җирдә 10-15 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә. Бал корты чама белән 18 км/сәг тизлектә оча.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Германия-Мексика матчын карау бабайны батырлыкка этәргән, күрәсең.

"Известия" сайтында тракторлы немец бабаеның юлдагы видеосы чыкты:




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар