news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

70 ел бергә яшәүче Нәҗметдиновлар: «Мөнәсәбәтләрне гаиләдә корырга кирәк»

Чаллының Элеватор тавы бистәсендә Нәҗметдиновлар гаиләсе яши. 95 яшьлек Габдуладал бабай һәм 90 яшьлек Рәхилә апаның гаилә тормышына 70 ел. Алар гаиләсенең тарихы – чын мәхәббәт, тугрылык, хезмәт ярату һәм игелек үрнәге.

news_top
70 ел бергә яшәүче Нәҗметдиновлар: «Мөнәсәбәтләрне гаиләдә корырга кирәк»
Фото: © "Челнинские известия" сайты

Габдуладал бабай тумышы белән Ворошилов районының (хәзерге Минзәлә районы) Шикәрле Каен, ә Рәхилә апа Чаллы районының Яңа сарайлы авылыннан. Яшьләрнең танышуына туганнары сәбәпче була.

Габдуладал бабай сүзләренчә, аларны димләгәннәр һәм шулай танышып та киткәннәр. Берничә ай дуслашып, аралашып йөриләр һәм озакка сузмый өйләнешеп тә куялар. Егеткә 25 яшь булганда, 1956 елның 28 декабрендә Рәхилә белән никах укыталар. Соңыннан гаилә Чаллыга күченеп килә.

Рәхилә апа булачак ире белән танышкан мизгелләрне исенә алды. Туганнары аңа бер егет киләчәген әйтә. Егет килгәндә кызның савыт-саба җыештырып йөреше була. Рәхилә аның төз гәүдәсенә, куе кара чәчләренә, алсуланып торган йөзенә һәм мәрхәмәтле күз карашына шундук игътибар итә.

Балалары әйтүенчә, чал чәчле әтиләре, зәңгәрсу күзле әниләре әле бүген дә сөйкемлелекләрен җуймаган. 70 еллык гаилә тормышы – һәркемнең уртак хезмәте, дип саный алар.

Яраткан ирем һәм балаларымның әтисе турында беркайчан да начар сүз әйтмәдем, аны Аллага тиңләп яшәдем. Шуңа күрә балаларда да әтиләренә карата бик яхшы мөнәсәбәт. Габдуладал, машина йөртүче булып эшләгәндә, өйдән йә төнге икедә, йә иртәнге дүрттә чыгып китә иде. Аны бервакытта да аш ашатмыйча эшенә җибәрмәдем. Көндез кайтып керсә дә, һәрвакыт каршы алып, өстәл кора идем. Мин аның белән мәхәббәттә, яхшы тормышта бик рәхәт яшәдем, – дип сөйләде Рәхилә апа.

«Рәхилә миңа бәхетле тормыш бүләк итте», – дип кушылды Габдуладал бабай. Сөйгәнен йомшак кына кочып, бит очларыннан әкрен генә үбеп алды.

Балалары әйтүенчә, әти-әниләренең болай үз хисләрен белдерүе сирәк күренеш икән. Дөньяга карашлары һәм дини ышанулары буенча, Нәҗметдиновлар тыйнак, үз хис-кичерешләрен тирә-юньдәгеләргә сиздерми яшәргә күнеккән. Гаилә бәхете тынычлыкны ярата, дип ышанып гомер итә ала.

Габдуладал бабай һәм Рәхилә апа гаилә тормышларын әле башлап кына килүче яшь парларга үгет-нәсыйхәт тә бирде.

Хәзер заманалар үзгәрде. Законлы гаилә корганчы ук бергә яши башлыйлар. Хәзер яшьләргә туй да, никах та кирәкми. Бераз яшәп карыйлар да, аерылышалар. Мөнәсәбәтләрне гаиләдә кора башларга кирәк. Әти-әниләребез безне гаилә корсын өчен таныштырды, менә шуңа күрә яшибез дә. Гаиләдә ир кеше – ир-ат, ә хатын – хатын-кыз булып калырга тиеш. Алар рольләрен алышмасын иде, – дип аңлатты Габдуладал бабай.

«Әти чын коммунист иде»

Габдуладал бабайның тотрыклылыгы гаиләдә генә түгел, ә эштә дә чагыла. Ул 40 елдан артык бер оешмада машина йөртүче булып хезмәт куя. Аның хезмәт кенәгәсендә мактау-бүләкләү турында 25 язу бар. Иң әһәмиятле бүләкләренең берсе – «Россиянең мактаулы автотранспортчысы» билгесе, ул Чаллыда әлеге мактаулы исемгә лаек булган иң беренче кеше, ә бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узган. Габдуладал бабай Октябрь революциясе орденына да ия булган. Бөтен бүләкләре аның бәйрәм пиджагын бизи.

Рәхилә апа 30 ел хисапчы булып эшли – башта элеваторда, аннан пристаньдә хезмәт куя. Аның хатын-кыз өчен иң төп ике бүләге бар – беренче һәм икенче дәрәҗәдәге ана медале.

«Эшләгән еллары дәверендә әтинең бер генә авариясе дә булмады. 500 кешелек коллективтан әтигә иң катлаулы, ерак, җаваплы маршрутларны тапшыралар иде. Аның белән бер кызыклы хәл дә булды әле. Олимпиада елында (1980) ул үз белдеге белән Львовтан Чаллыга 10 автобус җибәрде, ә ул автобуслар Мәскәүгә китәргә тиеш булган. Туган шәһәре өчен барысын да эшләде. Аны соңыннан әрләделәр инде, тик: «Ярар инде, хәзер нишлисең», – диделәр. Яңа автобуслар алганда һәрберсен үзе карый, сыйфатын тикшерә иде», – дип исенә алды кызлары Зөһрә Нәҗметдинова.

Габдуладал бабай турында хезмәттәшләре барысы да намуслы һәм чиста-пөхтә кеше буларак телгә ала. Аның бу сыйфатлары балаларына да күчкән.

«Әти чын коммунист булды. Шәһәрара рейслары булганда, күпләр акча түли, әмма билет алып тормый. Әти кайткач рулон-рулон билетларны мичтә яндыра, ә акчаларны кассага тапшыра, үзенә калдырмый иде. Кассирлар: «Рейс өчен беркемнең дә, бервакытта да бу кадәр акча алып килгәне юк», – дип әйтә иде. Иң чиста, иң каралган автобус та – әтинеке. Аның тышкы кыяфәте, кием-салымы да нәкъ шулай», – дип сөйләде кызлары.

«Пенсиядә гарәп телен өйрәндем»

Балалары сүзләренчә, әтиләре эшендә генә түгел, ә өйләрендә дә фидакарьләрчә эшләгән. Пенсиягә чыккач, алты балалы гаиләсе өчен ике катлы зур йорт җиткерә. Табында да төп ризыклары һәрвакыт булган, чөнки сыер, бозаулар, кош-корт асраганнар, җиләк-җимеш һәм яшелчә дә үз бакчаларыннан була. Габдуладал бабай хәзер дә бакчасында җиләк, теплицада кыяр-помидор үстерә.

Әти белән әнинең безгә бервакытта да нотык укымавы гаҗәпләндерә иде. Барысы да үз үрнәкләрендә булды. Мәсәлән, безнең белән яшәгән әбекәйгә булган мөнәсәбәт – без өстәл артына бары тик ул утырганнан соң гына утырыша идек. Бу – өлкән буынга хөрмәт-ихтирам күрсәтү. Әти белән әни турында: «Сөтне су белән бутамыйлар», – дип әйтеп була. Ягъни, алар гадел, намуслы һәм эш сөючән. Һәм гомер буе шулай. Алар ни өчен озак яши? Кешеләргә бик күп игелек эшлиләр. 1961 елда әти үз бакчасында кое казыды һәм ике урам безгә суга килә иде. Шуңа күрә безнең капкалар да һәрвакыт ачык булды, – дип сөйләде кызлары.

Габдуладал бабай пенсиядә дә гыйлем туплый – гарәп телен өйрәнгән, 1997 елдан бирле Элеватор тавы мәчетендә имам-хатыйб булып тора. Ул Казанда Кол Шәриф мәчете ачылышында да мәртәбәле кунак була.

Мәчеткә йөрүчеләр дә Габдуладал бабай әйткән азан аеруча аһәңле һәм тылсымлы яңгырый, дип әйтә. Рәхилә апа да нәкъ элеккечә үк ачык йөз белән кунакларын – күрше-күләнне һәм туганнарын каршылый.

«Бөтен оныклар һәм оныкчыклар бусагадан ук «әби» дип кычкырып керә – яныма килә. Кесәләренә акча салам. Аларга кирәк, безгә хәзер кирәге юк инде», – дип елмая.

Нәҗметдиновлар гаиләсендә 11 онык һәм 8 оныкчык бар. Туган-тумача ирләре һәм хатыннары белән ата-ана нигезенә кайта, ә бәйрәмнәр вакытында табын артына кырыкка якын кеше җыела.

Чыганак: «Челнинские изваестия», Ольга Степанова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар