7 яшьтән 13 яшькә кадәрге балаларны Бөтенроссия татар азаны фестиваленә чакыралар
7 яшьтән 13 яшькә кадәрге балаларны «Әл-Азан – 2026» Бөтенроссия татар азаны фестивалендә катнашырга чакыралар. Проект 4 ноябрьдән 12 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Катнашучылар өчен азан әйтү кагыйдәләренә, татар мәкамының үзенчәлекләренә һәм азан тарихына багышланган дәресләр оештырыла. Уку-өйрәнү МАХ мессенджерында онлайн һәм офлайн форматларда уза. Балалар шулай ук практик күнегүләрдә катнашачак, дөрес әйтелеш һәм интонация нечкәлекләрен үзләштерәчәк.
Фестиваль кысаларында танылган остазлар Миңгол Галиев, Марсель Вәгыйзов һәм Марсель Әхмәдуллин осталык дәресләре үткәрәчәк. Бәйгедә балалар азан әйтү осталыгын күрсәтә. Жюри башкару техникасын, ихласлыкны, рухи игътибарлылыкны һәм азанның изге мәгънәсен җиткерә белүне бәяли.
Фестивальнең йомгаклау чаралары Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында узачак. Программада концерт, катнашучылар чыгышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы каралган.
Беренче урын алган катнашучыга гомрә хаҗына юллама яки аның акчалата эквиваленты тапшырыла. Икенче урын өчен — 50 мең сум, өченче урын өчен 30 мең сум акчалата бүләк каралган. Финалга чыгучыларның барысы да иганәчеләрдән бүләкләр алачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестивальдә катнашу өчен балаларның алдан әзерлекле булуы мәҗбүри түгел. Проектның максаты — һәр балага үз сәләтен ачарга һәм азан әйтү осталыгын үстерергә ярдәм итү, диелә хәбәрдә.