Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

7 яшьлек улын күн каеш белән кыйнаган хатынны төрмәгә утырттылар

news_top_970_100

Уфада 7 яшьлек улын күн каеш белән кыйнап имгәткән хатынны хөкем иттеләр. Бу турыда «Башинформ» яза.

Уфаның Орджоникидзе районы суды бу хатынга карата «Балигъ булмаган баланы җәзалау», «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын тиешенчә башкармау» һәм «Балигъ булмаган балага карата вәхшиләрчә мөнәсәбәт» маддәләре буенча эшне караган.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, 2023 елның февраленнән майга кадәр бу хатын исерек килеш 7 яшьлек улын күн каеш белән кыйный, куллары белән суга, чәченнән йолкып, баскычтан сөйрәп бара. Баланың гәүдәсендә тырналган һәм кара янган урыннар күп була.

Шулай ук бу хатын амораль яшәү рәвеше алып бара, балигъ булмаган баласы каршында спиртлы эчемлекләр белән мавыга, сүгенә. Фатирда антисанитария шартлары була.

Хөкем ителүче хатын гаебен танымый, ул моңа кадәр дә хөкем ителгән. Хәзер аны ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр, балигъ булмаган яшьтәге улы социаль учреждениедә яши.

Суд бу хатынны 4 ел да 6 айга гомуми режимлы колониягә хөкем итте, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100