news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«7 яшьлек улы белән үлде» – Юлда йөк машинасы әйләнеп капланган

news_top
«7 яшьлек улы белән үлде» – Юлда йөк машинасы әйләнеп капланган
Фото: https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Нуриман районында авариядә машина йөртүче һәм аның 7 яшьлек улы һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Юл һәлакәте 28 августта кичке 5ләр тирәсендә Уфа – Иглин – Красная Горка – Павловка юлында, Сандыр авылы тирәсендә була. «Шакман» йөк машинасы рулендәге ир-ат идарәсен югалткан, дип фаразлыйлар. Шуннан соң машина юлда әйләнеп капланган.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, машина йөртүче ир-ат һәм аның 7 яшьлек улы урында ук һәлак булган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар