Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

7 яшьлек малай машинага утырган һәм 2 яшьлек энесен таптаган

news_top_970_100
7 яшьлек малай машинага утырган һәм 2 яшьлек энесен таптаган
"Татар-информ" архивы

Башкортстан табиблары 2 яшьлек малайның гомерен саклап калу өчен тырыша. Аны машина гараж ишегенә китереп кыскан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига Иглин районындагы Акбирде авылында була. Шәхси йорт гаражында 7 яшьлек малай машина руле артына утыра. Якынча белешмә буенча, ул машинаны ручниктан ала, машина хәрәкәт итә башлый. Шул чакта машина каршында булган нәни энесен гараж боксы ишегенә китереп кыса.

Полиция белешмәсе буенча, 7 яшьлек малай машинаны эшләтеп җибәрергә маташа, шул чакта 2 яшьлек энесен таптый. Баланы хастаханәгә илткәннәр. Тикшерү бара.

Хәзер нәни пациентны мультидисциплинар бригада дәвалый. Анда реаниматологлар, нейрохирурглар, лор-табиблар, травматологлар, хирурглар бар.

Баланы хәле бик авыр, дип бәяләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100