Сочида 24 яшьлек ир-ат үги кызын каеш белән кыйнап үтергән. Кызның үлеп баруын әнисе күреп торган, аннары гына ашыгыч ярдәм чакырган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
1 сыйныфта укучы 7 яшьлек кыз анасының сөяркәсенең ачуын чыгарган. Әлеге яшьтәге барлык балалар кебек үк, бала шукланган, үги атаның кисәтүләрен тыңламаган. Ир-ат каешка ябышкан. Экспертлар баланың тәнендә кимендә 15 тапкыр суккан эз санаган.
Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 27 маенда ир-ат баланың башына, корсак турысына, башка урыннарына каеш белән суга. Ул бала сүз тыңламый дип аклана, имеш шуның өчен җәзалаган.
Кыйналган баланың хәле начарлана. Ләкин анасы да, үги атасы да аның зарлануына игътибар итми. Бер атна дәвамында өлкәннәр үлеп бара торган баланың агониясен карап тора. Кыйналганнан соң алтынчы көнне генә анасы ашыгыч ярдәм чакыра.
2 июньгә каршы төндә ашыгыч ярдәм килә, тик баланы коткара алмыйлар, ул ашыгыч ярдәм машинасында үлә.
Үги ата кулга алынган, тикшерү эшләре бара. Шулай ук профилактика органнары, баланың анасының гамәлләренә дә хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.