Төмәндә 7 яшьлек кыз бала үлгән әнисе белән бер фатирда берничә көн яшәгән. Бу турыда РИА Новости яза.
«Хатын-кыз мәете табылу факты буенча тикшерү бара. Тышкы яктан караганда криминаль үлем билгеләре ачыкланмады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дигәннәр төбәк буенча Тикшерү идарәсендә.
Мәрхүмә хатынны 5 октябрьдә дус хатыны тапкан, диелә хәбәрдә.