Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

7 яшьлек малай, иптәшен һәм көчек утыртып, әтисенең BMW машинасын трассага алып чыгып киткән - видео

7 яшьлек малай, иптәшен һәм көчек утыртып, әтисенең BMW машинасын трассага алып чыгып киткән - видео

news_top_970_100
7 яшьлек малай, иптәшен һәм көчек утыртып, әтисенең BMW машинасын трассага алып чыгып киткән - видео
Алтай өлкәсендә 7 яшьлек малай әтисенең иномаркасын урлап алып чыгып киткән. Бу турыда Алтай ЮХИДИ матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Вакыйга Рубцовск шәһәрендә була. Бер бала иптәше белән бергә әтисенең BMW машинасына утырып чыгып китә. Алар трасса буйлап йөри. Шунда малай идарәсе югалта һәм балалар утырган иномарка зур йөк машинасына килеп бәрелә. Бәхеткә, авариядә беркем дә имгәнми.

РЕН ТВ каналы күрсәткән видео кадрларында елап басып торган ике бала сурәтләнгән. Алар куркышкан, йөк машинасын йөртүче ир-аттан ярдәм сорыйлар. Үзләрен өйгә кайтарып куюны үтенәләр. Бер малайның кулында нәни көчек тә бар. 
 


Малай әтисенең исерек булуын әйтә. "Машина руле артына ничек утырдың", дип сорагач, малай "ялгыш" дип җавап бирә.

Хәзер бу хәлне балигъ булмаган балалар эшләре инспекторлары тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100