7 яшьлек баланың башы таган утыргычына кысылып калган
Малай башын таганның урындыгындагы таяклар арасына тыгып куйган.
10 августта Уфада Киров районындагы йорт ишегалдында таган атынган бала гадәттән тыш вакыйга ясаган. Бу турыда bash.news сайты хәбәр итте.
7 яшьлек малайның башы таганга кысылып калган. Әлеге вакыйга турында сайтка Уфада Гражданнар саклау идарәсендә әйткәннәр.
Кичке сигез тирәсендә малай таганда атынып уйнаган. Баланың башы кысылгач, коткаручылар чакырганнар. Алар тиз арада балага ярдәм иткән. Шуннан соң баланы табиблар тикшергән һәм малайны әти-әнисенә тапшырганнар.
Баланың ни өчен башын тимер таяклар арасына тыкканны билгеле түгел, диелгән әлеге хәбәрдә.