news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«7 тапкыр аңымны югалттым» - Ильмира Нәгыймованың хәле начарланган

news_top

Милли киемнәр ясаучы дизайнер белән низагка кергәннән соң, җырчы Ильмира Нәгыймованың хәле начарланган. Бу хакта ул үзенең сторисларында сөйләде.

Ильмираны кичә бер чарада чыгыш ясарга чакырганнар. Җырлап бетерүгә, ул үзен начар хис итә башлаган һәм аңа ашыгыч рәвештә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. «7 тапкыр аңымны югалттым», - дип сөйли ул бу хакта.

Бераз хәл кергәч, табиб Ильмирага тискәре эмоцияләрне башкача кичерергә өйрәнергә тәкъдим итә, психотерапевт ярдәмендә дәваланырга киңәш итә.

Сторисларыннан аңлашылганча, җырчы әлегә хастаханәдә калган.

Ильмираның милли киемнәр һәм кул эшләнмәләре ясаучы Илүзә Мөбәрәкҗанова белән конфликтка керүе хакында язган идек. Дизайнер Ильмира Нәгыймованы дорфалыкта, сүгенү сүзләре кулланып сөйләшүдә һәм биргән вәгъдәсен үтәмәүдә гаепләп чыкты. Үзе сөйләвенчә, Илүзә җырчыга клип төшерү өчен костюмнар биреп торган, ләкин Ильмира аның эшләнмәләренә сөйләшенгән кадәр реклама ясамаган.

Бер атна узгач мин аңа: «Башка реклама булмыймы, бәлки үзегез киеп тә реклама ясарсыз?» - дип сорадым. Ул шунда ук миңа шалтыратып, сүгенү сүзләре белән кычкыра башлады. «Син минем аркада күтәрелдең, беркем түгел идең. Мин сине судка бирәм, син миңа реклама өчен акча түләячәксең. Мин сиңа барлык барлык әйберләреңне дә кире кайтарам», - дип җикеренде», - дип сөйләде ул.

Ильмира да үзенә карата әйтелгән гаеп сүзләренә битараф калмады һәм кичә үзенең сәхифәсенә 20 минутлык видео яздырып урнаштырды.

«Миңа да сүз әйтер вакыт җитте. Сез мине дәшмәм дип уйлаган идегезме? Юк инде, гаделсезлек булганда дәшми калу - минем турыда түгел. Якыннарыма пычрак атканнарын да тыныч кына карап тора алмыйм. Тиздән барысын да белерсез, ишетерсез. Көтегез. Халык алдында гафу үтенүен көтәчәкбез. Барысы да җитди», - диде Ильмира Нәгыймова һәм бу низагны суд аша хәл итәчәген белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар