news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

7 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
7 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

7 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +13..+18˚, көнчыгыш районнарда +21˚ градус.

Кимүче ай, ай Үгезбозау йолдызлыгында.

Сарымсак утыртырга була. Ылыслы агачларның кәүсәләрен, язын кояш пешерүдән саклау өчен, капчык яки крафт-кәгазь белән урап куярга кирәк. Гладиолус һәм георгиннарның суганчаларын казып алып, саклауга салып куярга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар