7 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +10..+15˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай Сукояр йолдызлыгында.
Агач-куакларның авыру ботакларын кисәргә, кәүсәләрен агартырга кирәк. Агач һәм куак төпләренә, түтәлләргә компост, янган тирес, агач чүбе чәчеп чыгарга була.