Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

7 шәһәргә Украина дроннары һөҗүм иткән: Псков аэродромындагы самолетлар янган

news_top_970_100
7 шәһәргә Украина дроннары һөҗүм иткән: Псков аэродромындагы самолетлар янган

Махсус хәрби операция башланганнан соң дроннарның иң массакүләм һөҗүме бүген төнлә булды. РБК, Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып, Украина дроннарының 7 төбәккә һөҗүм итүен яза.

Иң башта Псковтагы хәрби аэродромга һөҗүм булуы хакында хәбәр ителде. Төнлә зур янгын чыккан, аны шәһәрдә яшәүчеләр видеога төшергән. Губернатор Михаил Ведерников корбаннар булмавын әйтә. ТАСС 4 хәрби-транспорт самолетка дроннар төшеп шартлавын әйткән. МЧС шушы самолетларга ут кабуын әйтә.

Дроннар барлыгы 20 булган, дип язалар. Псковтан Украинага кадәр 800 км. Шуңа да дроннар Эстония яки Литвадан җибәрелгән булуы ихтимал, дигән фаразлар да барлыкка килде – бу илләрдән Псковка кадәр 50-60 километр тирәсе генә.

Псковтагы һөҗүмнән соң Брянск губернаторы Александр Богомаз Брянскидагы дроннарны бәреп төшерүләрен әйткән. Аларның берсе хәрби завод – микроэлектроника ясый торган «Кремний ЭЛ» түбәсенә төшеп шартлаган, янгын чыккан. 2 дрон телебашняга уңышсыз һөҗүм ясаган.

2 дрон нефтебазага уңышсыз һөҗүм ясаган.

Орел өлкәсендә 1 дрон бәреп төшерелгән.

Калуга өлкәсе губенаторы Владислав Шапша 1 дронның бәреп төшерүен, икенчесенең нефть саклана торган резервуарга төшеп шартлавын һәм янгын башлануын әйткән.

Рязань өлкәсендә 2 дрон бәреп төшерелгән.

Төнге өчтә Мәскәү өлкәсендә 1 дрон бәреп төшерелүе турында мәгълүмат чыкты. Мәскәү мэры Сергей Собянин чыгышында дроннар һөҗүменең «массакүләм» булуын әйтте.

Дроннар һөҗүме сәбәпле, Мәскәүдәге һәм һөҗүм булган башка шәһәрләрдәге аэродромнар ябылган, пассажир рейслары башка шәһәрләргә төшә.

Севастопольдә диңгез дроннары рейдтагы корабларга һөҗүм иткән, алар юкка чыгарылган, дип язалар. 30 августта Кара диңгездә Украина десантчылары булган 4 катер батырылуы турында хәбәр чыкты.

Махсус хәрби операция башланганнан соң дроннар һөҗүменә дучар булган төбәкләр

Фото: © РБК

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 август 2023
    Исемсез
    зур күзәтү
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100