7 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, вакыты белән 15-17 метрга кадәр фаразлана. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус, көндез +8..+13 градус була.
Кимүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.
Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын кышка әзерләү өчен уңышлы көн санала. Аларда кышлый торган корткычларның ояларын юк итәргә. Чәчәкләрне һәм декоратив культураларны каплап куярга. Бүлмә гөлләренә ашлама кертергә була.
Сарымсак утыртырга мөмкин. Салкынга чыдамлы берьеллык чәчәкләрне чәчеп калдырырга була. Шулай ук яшелчәләрне эшкәртү, кәбестә тозлау, алма һәм грушаларны киптерү һәм консервлау өчен уңышлы көн санала.