7 октябрь мәзәкләре: «Законнарны гел бозган кешеләр аларны кабул итә дә»
Армия малайлардан ирләр ясыйбыз дип тырыша, телевидение малайлардан кызлар ясамакчы… Икенчеләре әлегә җиңеп бара.
Безнең шәһәрдә җинаятьчелек бетте. Соңгы җинаятьчене ниндидер маньяклар үтереп киткән.
***
Галимнәр коронавирус таралуның төп сәбәбен ачыклады. Алар — коронавирус белән авыручылар икән.
***
Кыз белән егет «медляк» бии.
Егет:
— Сезнең муеныгыз нинди!
— Кыз, кыланчыкланап һәм назланып:
— Ә минем бөтен тәнем шундый.
— Кырынып йөрергә кирәк диюем.
***
Бер кеше тутый кош сатып ала. Моңа мактап саталар:
— Менә, ана кош, ана кошлар алар әйбәт була, тәртипле була, чукымыйлар да, матур итеп сөйләшәләр!
Өенә алып кайта, теге тутый кош, аты-юлы белән: «Минем сөешәсем килә!» - дип кычкыра башлый. Башта кызык була моңа, аннары читенсенә башлый — өйдәгеләреннән оят, кунаклар алдында читен. Бу моңа җәза биреп карый, өстен җәтмә белән каплый, тегеләй итә, болай итә — файдасыз.
Иреккә чыгуга тутый кош шул сүзләрне кычкыра башлый.
Шуннан бу ишетә — күрше авылда бик тәкъва кеше бар икән, гел догада ди, тутый кошларын да дога укырга өйрәткән, имеш. Тутый кошын тәрбиягә җибәрергә була. Читлеген чүпрәккә төрә дә күрше авылга китә.
— Әйе, — ди теге хуҗа. — Минем ике тутый кошым бар, алар икесе дә ата кош, әмма икесе дә бик тәртипле, гел дога укып кына торалар. Синең тутый кошың да, аларга карап, дога гына укый башлар.
Болар сүгенә торган тутый кошның өстендәге җәймәне ачып җибәрүләре була, тутый кош аты-юлы белән кычкырып җибәрә:
— Минем сөешәсем килә! Минем сөешәсем килә!
Читлектәге гел дога укый торган ике ата кош, моны күргәч, әсәрләнеп китәләр, дога укудан туктыйлар. Берсе икенчесенә әйтә:
— Карале, безнең догаларыбыз тәки кабул булды бит!
***
Хатын-кызның игътибарын җәлеп итәр өчен нишләргә кирәк:
— Матур сүзләр әйтегез.
— Хөрмәт итегез.
— Иркәләгез.
— Кочаклагыз.
— Яклагыз.
— Акча бирегез.
— Кафе-рестораннарда сыйлагыз.
— Ул теләгән әйберләрне сатып алыгыз.
— Тыңлагыз.
— Аның янында булыгыз.
— Ярдәм итегез.
— Аның белән җир читенә китәргә әзер булыгыз.
Ир кешенең игътибарын җәлеп итәр өчен нишләргә кирәк:
— Ашарга әзерләгез һәм чишенегез.
***
Кызыл Калфак урманнан бара. Караса — бүре агач төбендә утыра.
— Бүре, синең соры күзләрең кып-кызыл булып бүрткән! — ди бу. Бүре, агач арасыннан йөгереп китеп бара. Бара Кызыл Калфак — караса Бүре куак төбендә утыра.
— Бүре, синең колакларың бигрәк озын! — ди бу. Бүре йөгереп китеп бара.
Кызыл Калфак бара, бара, үләннәр арасында качкан Бүрене күрә.
— Бүре, синең тешләрең бигрәк үткен!
— Син миңа йомышымны йомышларга бирәсеңме-юкмы? Эчем китә минем, эчем китә!
***
Улы әтисеннән сорый:
— Әти, сине әниең кыйнаганы бар идеме?
— Юк, улым, синең әниең генә кыйнаганы бар.
***
Өйгә кайткач, әтисе улыннан сорый:
— Тарттыңмы?
— Юк, тарткан кешеләр янында басып тордым.
— Син әле эчкән кешеләр янында утырып торгансың да, секс белән шөгыльләнгән кешеләр янында ятып та торгансың бугай.
Тормышта булган кызыклы хәлләр
Бу хәл Иоффе исемендәге Ленинград физика-техник институтында була.
Бер лабораториядә фәнни эксперимент уздыралар. Бер прибор янында тәүлек әйләнәсе дежур торырга кирәк була. Дежурлык оештыралар, чиратлап саклыйлар. Бер төнне яшь ир белән практикантка дежур торырга тиеш була. Аларның ни белән шөгыльләнгәннәре билгеле инде…
Институтның янгын сүндерү бригадасы төнлә бүлмәләрне тикшереп йөри. Болар янына килеп керәләр һәм тоталар. Институт директоры академик Алферовка жалу яза янгынчылар — менә шулай, сезнең хезмәткәрләр шундый эш белән шөгыльләнә…
Алферов бу жалуга җавап яза: «Минем фикеремчә, бу әйбер янгын куркынычсызлыгына тәэсир итми».
***
Кения йөгерешчесе Абель Мутай финишка килеп җиткәч диярлек, финишны элмә такта белән бутый һәм туктап кала.
Испания йөгерешчесе Иван Фернандес икенче була — ул африканлының туктаганын күргәч, аңа «йөгер» дип кычкыра. Тегесе испанча белми, шуңа күрә басып тора. Фернандес аның янына йөгереп килеп җитә һәм төртеп җибәрә, шулай итеп, Абель Мутай беренче була.
Журналист Иваннан интервью ала:
— Нишләп шулай эшләдең?
— Минем хыялым шундый — дөньяда шундый тормыш булсын иде: кешеләр бер-берсенә ярдәм итеп кенә төрткәләсен иде.
— Нигә син Кениягә җиңәргә мөмкинлек бирдең?
— Мин аңа җиңәргә мөмкинлек бирмәдем, ул җиңәргә җыенган иде.
— Ә бит син дә җиңә ала идең?
— Ә ул җиңүнең нинди тәме булыр иде соң? Ул медальнең нинди намусы булыр иде? Минем әнием минем турында ни уйлар иде?
***
Мәктәптә монголоид кыяфәтле кызны (Россия гражданнары) укырга алып киләләр. Мәктәп директоры, кызга һәм әнисенә карауга ук, йөзен җыерып җавап кайтара:
— Без әңгәмәдән соң гына кабул итәбез…
Кызны бүлмәгә алып кереп китәләр. Биш минуттан алып та чыгалар:
— Сезнең кызыгыз укый алмый.
Кыз исә әнисенә пышылдый: «Әни, минем монда укыйсым килми. Алар наданнар!»
Директор кызның әнисенә әйтә:
— Сезнең кызыгыз гади генә сорауга да җавап бирә алмый. Мин аннан: «Хайваннар очамы?» - дип сорадым. Ул: «Әйе», — дип җавап бирде. Кошлар гына оча!
Кыз әнисенең итәге артыннан куркып кына әйтә:
— Шулаймыни? Ә ярканатлар?
Директор аклы-күкле булып чыга һәм кызны укырга алырга мәҗбүр була.