Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

7 минутта әзерләнә торган алма пирогы рецепты

news_top_970_100
7 минутта әзерләнә торган алма пирогы рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Менә бу тәмле һәм тиз әзерләнә торган пирогны да авыз итеп карагыз әле, дип тәкъдим итәләр «Шәһри Чаллы» сайтында.

Камыр өчен ярты стакан он, ярты стакан манный ярмасы, ярты стакан шикәр комы, ярты чәй калагы сода кирәк була. Барысын бергә болгатырга. Коры камыр әзер!

Эчлек өчен 3-4 эре алманың кабыгын чистартып, эре угычтан уарга, яраткан кеше вакланган чикләвек тә өсти ала, алдан кайнар суда җебетелгән йөзем, корица салырга.

Алма өстенә, каралмасын өчен, бераз лимон суын сыгарга була. Пергамент кәгазе җәелгән табага суыткычта катырылган 50 грамм ак майны юка катлам итеп угычтан уарга. Өстенә әзер камырның 1/3 өлешен тигез итеп таратырга. Өстенә эчлекнең яртысын тигез итеп җәяргә.

Аннары тагын камыр, соңыннан эчлекнең калган яртысын салырга. Алма сусыл булмаса, бераз баллы су өстәргә дә була. Шулай итеп катлап бар камыр һәм эчлекне салып бетергәч, иң өскә катырылган 50 грамм ак майны угычтан уарга.

180 градус кызулыктагы мичтә 30 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100