7 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез урыны белән бераз кар явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -12..-17˚, аязганда -19..-24˚, көндез -2..-7˚ градус. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.
Рассада утырту өчен уңышсыз вакыт. Парник-теплицаларны бакча сезонына әзерләргә була. Түтәл урыннарында кар тизрәк эресен һәм соңыннан туфрак җылынсын өчен көл сибәргә, кара пленка капларга мөмкин.