7 майда Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Көндез яңгыр ява, төньяк районнарда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+2˚, урыны белән -2˚ градуска кадәр суык булачак. Көндез +6..+11˚, көньяк районнарда +16˚ градус.
Яңа ай.
Бернәрсә дә утыртырга, орлыклар чәчәргә, күчереп утыртырга, үсемлекләр белән бәйле башка эшләр башкарырга киңәш ителми. Шытымнарны сирәкләргә, туфракны йомшартырга була.