7 майда Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..-1˚, көнчыгыш районнарда -5˚, көндез +13..+18˚ градус.
Үсеш алучы ай, ай арыслан йолдызлыгында.
Корыга чыдам чәчәк орлыклары сибү өчен уңышлы вакыт. Дару үләннәре җыярга була. Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була.