news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«7 кг»: коры керме, әллә юешме? (машинага керләрне тутыру тәртибе)

news_top
«7 кг»: коры керме, әллә юешме? (машинага керләрне тутыру тәртибе)
Фото: Ясалма интеллект

Кер машинасында «7 кг» дип язылган булса – бу коры керләрнең авырлыгын аңлата. Ә юеш кер 2-3 тапкыр авыррак була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Керләрне артык салу — механик зыян китерә. Әйләндерү вакытында барабан балансны югалта.

Эксперимент ясап карагыз: коры сөлгене үлчәп карагыз, аннан, юешләп, тагын үлчәгез. Нәтиҗә сезне шаккатырыр, диелә бу хәбәрдә.

Артык кер тутыру зыяны

Машинагызга нормадан артыграк кер салсагыз, пычраклар бетми, порошок ката, таплар кала, күбек юылмый.

Детальләр тизрәк тузa. Мотор, амортизаторлар, подшипниклар киеренке хәлдә эшли — бу машинага «артык йөкле багажник белән йөрү» кебек.

Баланс бозыла. Әйләндерү вакытында машина селкенә, «сикерә», хәтта урыннан күчәргә мөмкин — корпуска зыян килә.

Керләрне дөрес тутыру ысуллары

  • Барабанның 2/3 өлешен генә тутырыгыз.
  • «Кул сынавы»: керләр арасыннан кул иркен үтә икән, димәк, нормага туры килә, дигән сүз.
  • Зур һәм кечкенә керләрне бер вакытта кушып салыгыз.
  • Тукыма төрен исәпкә алыгыз: пуховик, юрган кебекләр — күбрәк урын таләп итә.

Мөһим!

Нәфис тукымаларны һәм йонны юганда — керләрне кимрәк салыгыз.

Кер машинасын озак һәм дөрес эшләтү өчен киңәшләр

  • Керләрне төсләренә карап кына түгел — авырлыгы буенча да аерыгыз.
  • Концентрланган порошок һәм гельләр кулланыгыз.
  • Фильтрны һәм барабанны даими чистартыгыз.
  • Машинага профилактика ясарга онытмагыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар