Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

7 кешелек гаиләсен яндырып үтергән Ильмира Гардановага хөкем карары чыгарылды

news_top_970_100
7 кешелек гаиләсен яндырып үтергән Ильмира Гардановага хөкем карары чыгарылды
Фото: Гөлназ Хәбибуллина

Бүген Татарстанның Югары судында Ильмира Гардановага присяжныйлар вердикты белән хөкем карары чыгарылды. Тукай районы Сәет авылында яшәүче Ильмира үтерүдә гаепле дип табылды. Аны 13 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрәләр. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Әлеге шау-шулы җинаять эшен тикшергәндә, суд-медицина, янгын-техник, генетик экспертизалар, шулай ук суд-психиатрия экспертизасы ясала. Йөздән артык шаһиттан – җирле халыктан сорау алалар.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, әнисе белән көнкүреш ызгышлар аркасында, Ильмирада гаилә әгъзаларына карата дошманлык мөнәсәбәтләре килеп чыга, һәм шуңа күрә хатын аларны үтерергә уйлый. 2023 елның 18 июнендә бөтен гаиләсе төш вакытында йокыга киткәнне көтә, өй ишеге янына янучан сыеклык сибә һәм шырпы сызып ташлый. Янгында аның өлкән яшьтәге әнисе, абыйсы, ире һәм 2013-2019 елларда туган 4 баласы тереләй янып үлә.

Башта Ильмирага 20 ел колония янады, әмма присяжныйлар коллегиясе аңа мәрхәмәт күрсәтә һәм мөмкин булган минималь срокка – 13 елга утыртырга карар итә.

31 яшьлек хатын «Ике һәм аннан да күбрәк кешене, аеруча рәхимсезлек, гомумкуркыныч ысул белән үтерү» маддәсе буенча гаепләнә, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Ильмира Гарданова Чувашиядәге хатын-кызлар колониясенә җибәреләчәк, диелә хәбәрдә.

«Бер гаиләдән 7 мәет» – Тукай районында янгын корбаннары белән хушлаштылар

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 17 ноябрь 2024
    Исемсез
    20 не бирергэ иде, аз биргэннэр.
  • 14 ноябрь 2024
    Исемсез
    Балалар анда причём инде. Башка сыймаслык хэллэр. Йерексез,
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100