news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

7 июньдә Сургут шәһәрендә III Халыкара Иртыш буе Сабан туе була

news_top

Иртыш буендагы Халыкара дәрәҗәдәге Сабантуй быел өченче тапкыр үткәрелә. Ул 7 июньдә Сургут шәһәрендә була. Беренче Сабантуй 2022 елда Казахстанның Семей шәһәрендә, икенчесе 2024 елда Омск шәһәрендә узган иде. Әлеге бәйрәм 2 елга бер тапкыр оештырыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Ханты-Манси Югра төбәге күпмилләтле төбәк булып санала. Биредә 140ка якын милләт вәкиле дустанә аралашып яши. Милләтара дуслыкны ныгытуга каралган чаралар да еш оештырылып тора. Дуслык-туганлык җепләрен ныгыту, элемтәләр булдыруның үзәгендә кайнаган милләттәшләребез халкыбызның телен, милли сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклап калу, киң җәелдерү, аны киләчәк буыннарга тапшыру өлкәсендә гаять зур көч сала.

Соңгы елларда Югра төбәге татарларының актив эшчәнлеге бермә-бер артты. Ару-талу белмәгән милләттәшләребез кунакларны бу бәйрәмдә дә киң колачын җәеп каршы алачак. Сургут, Түбән Варта, Мегион, Покачи, Нефтеюганск шәһәре татар оешмалары «Татар утары» мәйданчыгы булдыруда катнашачак. Башка шәһәрләрдәге татар оешмалары вәкилләре дә оештыру эшчәнлегендә читтә калмаячак. Кул осталары остаханәсе, милли ашлар, уеннар, спорт ярышлары, җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәм тантанасына Кытай, Казахстан, Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар күпләп килер, дип көтелә», дип яза Гөлчәчәк Фәтхулова.

Чара Ханты-Манси Югра хакимияте, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Әлмәт муниципаль районы, Бөтендөнья татар конгрессы, Сургут шәһәре хакимияте белән берлектә уздырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар