Абаканда яшәүче хатын-кызның эчендә энә тапканнар. Аны табиблар 7 ел элек кесарев кисеме ясаганда онытып калдырган булып чыккан. Бу хакта «Рен-ТВ» хәбәр итә.
Хатын-кызның гаиләсе, чит әйберне 2018 елда кесарев кисеме ясаганда онытып калдырганнар, дип уйлый. Кисемне теккәндә хирургия энәсен калдырган булырга мөмкиннәр, дип сөйләгән зыян күрүченең туганнары. Ләкин рентген һәм ультратавышлы тикшерү үткәргәндә, табиблар чит әйбер күрмәгән.
Энәнең кайчаннан бирле пациентның эчендә булганын белеп булмый. Аны 3 ай элек очраклы рәвештә тапканнар. Хатын-кыз, егылып, аркасын бәргән һәм рентген ясаткан.
«Бу хәлдән соң ул оешмага ышанычыбыз бетте. Энә һаман эчтә, судлашырга җыенабыз», – дип сөйләгән зыян күрүченең ире.
Перинаталь үзәк табибларының версиясе буенча, энәне элегрәк – 2013 елда бала тапкан вакытта онытып калдырган булырга да мөмкиннәр. Алар пациентка энәне алу өчен операция үткәрергә тәкъдим иткән.