Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

7 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
7 августка һава торышы һәм ай календаре

7 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, боз явачак, яшен булачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 4-9, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил, көндез һәм кич урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил була. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +22..+27˚ градус.

Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.

Күпьеллык чәчәкләрне: ирис, пион, ландышларны бүлеп күчереп утыртырга була. Куакларга һәм бакча җиләгенә органик ашламалар сибәргә кирәк. Карлыган куагының нык ботакларын калдырып, берьеллык нечкә үсентеләрен кисеп ташларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100