7 августта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +6..+11°, көндез +14..+19° градус.
7 август.
Үсеш алучы ай. Ай чаян йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Туфракны казырга, түтәлләр ясарга була. Сарымсак, суганчалы үсемлекләр утыртырга мөмкин. Яшелчә тозлау һәм консервацияләү өчен уңышлы чор.
Чәчәк түтәле
Сугару, туфракны йомшарту өчен уңышлы чор. Бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен уңай көннәр.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны казырга була. Бу көннәрдә җимеш агачларына һәм куакларына тимәү яхшырак булыр. Җиләк-җимешләр консервацияләү өчен уңай көннәр.